Бүген,Җиңү көне алдыннан, Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Мария Леонтьева янына , Аксубай район үзәк район хастаханәсеннән элекке коллегалары килделәр.

2023 елның 7 мае, якшәмбе
1967 елдан 1984 елга кадәр пенсиягә чыкканчы Мария Николаевна район хастаханәсендә санитарка булып эшли. Кунаклар ветеранны Җиңү көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар һәм баш табиб М.и. Ислямов исеменнән Рәхмәт хаты укыдылар. Аксубай РҮХ коллективына ветераннарга һәм интернат-йортыбыз карамагындагыларга даими кайгыртулары һәм игътибарлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.🤝🙏
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International