Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды.

2023 елның 7 мае, якшәмбе
Бәйрәм директор Надежда Никитинаның котлавы белән башланды. Җыелганнар алдында шулай ук директор урынбасары Рузил Дәүләтшин да җылы теләкләр белән чыгыш ясады. Алга таба чара интернат-йорт белгечләре һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге волонтерлары Елена Охотникова һәм Ирина Семенова оештырган бәйрәм сценарие буенча дәвам итте. Бер-бер артлы яраткан сугыш җырлары һәм шигырьләре яңгырады. ✨Бәйрәм Җиңү стеласына веноклар һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.🌷
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International