Ветеринария берләшмәсе белгечләре "Меркурий"мәгълүмат системасында эшләү күнекмәләре буенча аттестацияне уңышлы узды. Аттестация Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында узды .Меркурий системасы терлекчелек продукциясен фермадан алып кибет киштәсенә кадәр эзләп табуны тәэмин итү һәм халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү өчен булдырылган. Система тәүлек әйләнәсе эшли һәм ветеринария хезмәте белгеченнән контрольдәге продукциягә ветеринария - күзәтү документларын рәсмиләштергәндә билгеле бер белем таләп итә.