Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне.

2023 елның 17 мае, чәршәмбе
Бүген 17 май Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне! Бу көн кысаларында Аксубай үзәк район хастаханәсендә «үз басымыңны тикшереп кара»акциясе уздырылды. Поликлиника холлында теләгән һәркем үзенең кан басымын үлчәп ала алган.Участок шәфкать туташлары бу темага мәгълүмат буклетлары тараталар, ә терапевтлар профилактик әңгәмәләр үткәрәләр һәм кабул итүдә пациентларга тиешле киңәшләр бирәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International