Агымдагы мәсьәләләр буенча белгечләр белән киңәшмәне ветеринария берләшмәсендә үткәрделәр. Язгы эпизоотиягә каршы чараларны үтәү, Рег - Агро хайваннарны исәпкә алу һәм идентификацияләү милли системасында эшләү, ветеринария лабораториясен аккредитация узу процедурасына әзерләү һәм гомуми оештыру мәсьәләләре күтәрелде.