"Сенаж көне" республика семинар-киңәшмәсе.

2023 елның 24 мае, чәршәмбе
Актаныш районында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров рәислегендә "сенаж көне"республика семинар - киңәшмәсе узды. Семинарда Аксубай районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Рәис Хөснуллин, "сөт" ҖЧҖнең әйдәп баручы ветеринария табибы Илнур Сәгыйтов катнашты. Теоретик өлештә һава шартларын һәм яшел масса параметрларын исәпкә алып, азыкны вакытында һәм дөрес әзерләү мәсьәләләре каралды. Семинарның практик өлеше "Актаныш"ҖЧҖ агрофирмасы кырларында узды. Биредә азык әзерләү техникасы, яшел масса консервантлары җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләре продукциясен күрсәттеләр. Дәүләт хезмәте лабораторияләре катнашучыларны дымлылык, коры протеин матдәсе күләме буенча контроль саннар белән таныштырды, аларны азык әзерләү чорында контрольдә тотарга кирәк. Шулай ук сенаж әзерләүнең бөтен барышы күрсәтелгән , укос, провяливание, валкларны җыю, ваклау , сенаж чокырларына ташу, трамбовка һәм люцернаның яшел массасы пленкасы белән ышыклау.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International