Медицина хезмәткәрләре спартакиадасы

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе
Болгар шәһәрендә Кама аръягы зонасы медицина хезмәткәрләре арасында Спартакиада узды. Массакүләм чараның төп максаты-сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларның хәрәкәт активлыгын һәм спорт мавыгуларын дәртләндерү аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Искәртеп узабыз, Спартакиаданы үткәрү-яхшы традиция, күптән көтелгән вакыйга һәм Татарстан медикларының корпоратив культурасының бер өлеше. Программа үз эченә волейбол, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту, бадминтон, швед эстафетасы һәм йөзү буенча ярышларны ала. Аксубай РҮХ табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары спортның барлык заявкаланган төрләрендә дә яхшы кәеф белән катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: шахмат -1 урын, ир - атлар арасында швед эстафетасы -2 урын, хатын - кызлар арасында швед эстафетасы-2 урын, хатын-кызлар волейболы -3 урын, аркан тарту ( хатын-кызлар)-2 урын, бадминтон ( хатын-кызлар) - 3 урын. Медицина хезмәткәрләре спартакиадасы нәтиҗәләре буенча Аксубай РҮХ командасы 3 нче урынны алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International