2023 елның 26 маенда Аксубай районы гомуми белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында 94 укучы туган телләр буенча республика имтиханында катнашты. Шуларның 39ы татар телен, 55е чуаш телен сайлаган.
Татар теле буенча республика имтиханы өчен биремнәр 3 дәрәҗә буенча эшләнгән: татар телендә белем алучы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен; рус телендә белем алучы гомуми белем бирү оешмаларының татар балалары өчен, рус телендә белем алучы гомуми белем бирү оешмаларының рус телле укучылары өчен.
Туган тел буенча республика имтиханы бернинди дә искәрмәләрсез узды. Имтихан нәтиҗәләре 10 календарь көннән әзер булачак.
Туган телне сайлаган иң күп чыгарылыш укучылары Савгачев урта гомуми белем бирү мәктәбендә 26 катнашучы булган.