Апелляция нинди очракларда бирелә һәм аны ничек бирергә?
-Төп чорда БДИ-2023 тапшырган кешеләргә кайчан апелляция бирергә:
Әгәр сез куелган баллар белән килешмисез икән, апелляция БДИ нәтиҗәләре рәсми игълан ителгән көннән соң ике эш көне эчендә бирелә.
- Апелляцияне ничә көн карыйлар:
Гаризаны конфликт комиссиясенә апелляция килгән көннән соң дүрт эш көне эчендә карарга кирәк.
- Нинди очракларда апелляция бирелә:
1. Имтихан тәртибе бозылганда;
2. Сез алган баллар белән риза булмаганда.
- Ничек апелляция бирергә:
Без турыдан-туры конфликт комиссиясенә яки үз мәктәбебезгә мөрәҗәгать итәбез, мәктәп җитәкчелеге бу очракта гаризаны үзе конфликт комиссиясенә тапшырачак. Апелляциянең кайчан һәм кайда каралуы турында алдан хәбәр ителәчәк.
- Кем мөрәҗәгать итә ала:
- БДИда катнашучылар;
аларның әти-әниләре яки законлы вәкилләре (туганлык һәм мәнфәгатьләрне яклау хокукын раслаучы документ булганда).
- Апелляцияне кире алырга мөмкинме:
Апелляцияне теркәлү турында электрон хәбәр җибәрелгәннән соң 24 сәгать эчендә кире алырга мөмкин. Аннары, сроклар рөхсәт итсә, сез тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итә аласыз.