Кунаклар тәрбияләнүчеләребезнең яшәү шартлары белән таныштылар, яшәүчеләр белән аралаштылар, тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Учреждениенең иң яхшы хезмәткәрләре район башлыгының ведомство бүләкләренә һәм грамоталарына лаек булдылар.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы грамоталары Владимир Егоровка, Любовь Мулеевага, Зоя Тимофеевага, Людмила Ярмушкинага тапшырылды.
Министрлыкның Рәхмәт хатларына Вера Артемьева, Валентина Мадюкова, Николай Чентаев лаек булды.
Район башлыгының Мактау грамотасы белән Альбина Жукова, район башлыгының Рәхмәт хаты белән Илшат Хафизов бүләкләнде.
Шулай ук учреждение хезмәткәрләре адресына тармак ветераннары Галина Маланчева, Роза Миңнегулова, директор Надежда Никитина, директор урынбасары Руфиль Дәүләтшин котлау сүзләре яңгырады.