Ветеринария берләшмәсе белгечләре аучылык хуҗалыклары белгечләре белән берлектә кыргый хайваннар котыру авыруына каршы "Рабистав"авыз вакцинасын җәелдерделәр.

2023 елның 14 июне, чәршәмбе
 Ветеринария берләшмәсе белгечләре аучылык хуҗалыклары белгечләре белән берлектә кыргый хайваннар котыру авыруына каршы "Рабистав"авыз вакцинасын җәелдерделәр. Вакцина балык фаршыннан ясалган тозак булып тора, аның эчендә сыек вакцина салынган контейнер бар. Хайван контейнерны тешләгәндә, вакцина авыз куышлыгының лайлалы тышчасына эләгә.

Котыру-хайваннар һәм кеше өчен аеруча куркыныч авыру. Авыру дәваланмый, бары тик вакытында профилактика гына бу куркыныч авыру буенча иминлеккә ирешергә ярдәм итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International