Имтихан үткәргәндә «Интернет» челтәре аша имтихан материаллары алу, аудиториядә контроль-үлчәү материалларының тулы комплектын бастыру һәм аудиторияләрдә бланкларны сканерлау технологияләре кулланыла. Шулай ук БДИ үткәрүнең барлык аудиторияләрендә онлайн-видеокүзәтү оештырылды.
Быел биологияне 11 сыйныфны тәмамлаган 13 кеше, инглиз телен 3 укучы тапшырган.
Биология буенча БДИ дәвамлылыгы – 3 сәгать 55 минут, чит телләр буенча – 3 сәгать 10 минут. Биология буенча БДИның минималь чиге 36 балл тәшкил итә. Шул ук вакытта югары уку йортына керү өчен чыгарылыш укучылары ким дигәндә 39 балл җыярга тиеш. Чит телләр буенча БДИның минималь чиге 22 балл, югары уку йортына керү өчен 30 баллдан ким түгел.
Биология буенча БДИ нәтиҗәләрен имтиханнарда катнашучылар 28 июньнән дә соңга калмыйча, чит телләр буенча 4 июльдә, 16 һәм 17 июньдә узачак телдән имтихан нәтиҗәләрен исәпкә алып белә алачак.
Имтиханны сәламәтлек торышы буенча вакытыннан алда тәмамлаган катнашучылар, шулай ук документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр аркасында имтиханны калдырган катнашучылар кабат имтиханнарга кертелергә мөмкин.
Сайлау предметлары буенча БДИ нәтиҗәсен бер елдан соң гына яхшыртырга мөмкин булачак.