Аксубай районы территориясендә урманга керү тыела!

2023 елның 19 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә 16 июньнән 21 календарь көнгә Гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен чикләү кертелде. ТР Министрлар Кабинеты мондый карарны урманнарда янгын куркынычсызлыгы максатларында кабул итте. Янгынга каршы режимны бозган өчен штраф рәвешендә административ җәза каралган. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү кирәк. "Аксубай урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгыннарны кисәтү буенча профилактик чаралар кысаларында урманга керү юлларында шлагбаумнар, урман территориясенә керүне тыю турында баннерлар урнаштырдылар, шулай ук урман территорияләрен патрульләү оештырылды. Бу җаваплы чорда һәркем куркынычсызлык турында уйларга тиеш, чөнки урман янгыннарының туксан проценты кеше гаебе белән була. Эссе коры һава торышында теләсә нинди очкын урманда янгын чыгуга сәбәп була ала. Моңа юл куярга ярамый.​
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International