"Иң яхшы ике телле балалар бакчасы" гранты җиңүчесе.

2023 елның 23 июне, җомга
Мамадыш районында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «иң яхшы ике телле балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. 2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» конкурсы кысаларында финалда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телле белем бирүне гамәлгә ашыручы 25 балалар бакчасы катнашты. 25 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант алачак.  Алар арасында «Буратино «гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы» МБДОУ да бар, җитәкчесе Г. Х. Гыйльметдинова. «Буратино «гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы» МБДОУ коллективын җиңү белән котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International