Халыкара бәйгесе «Яңа бишек җырлары»

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Бишек җырлары – дөньядагы иң ихлас җырлардыр. Бу җырлар аша әни кеше баласына туган телгә, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәтне дә тапшыра. 

Менә ни өчен әниләрнең сабыйларына бишек җырларын көйләве бик мөһим. 

«Яңа бишек җыры» бәйгесен оештыручылар бу эшкә тотынганда иң элек шушы максатны күз алдында тотканнар да: бүгенге яшь әниләр дә бишек җырларын белергә һәм аларны балаларына көйләргә тиешләр. Һәм оештыручылар – Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Мәрҗани мәчете, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге – бу теләкләренә ирешкәннәр дияргә була. 

Бәйге икенче тапкыр гына үткәрелсә дә, быел анда катнашырга гариза бирүчеләр саны инде 600 дән арткан. Бәйге турында инде «халыкара» дип әйтергә нигез бар: гаризалар Татарстаннан, Башкортстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, ә Әфганстаннан һәм Эстониядән дә килгән. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәгенең башкарма директоры Фәридә ханым Хуҗина бик сөенеп җиткезде.

Бәйгене үткәрүнең иң авыр өлеше, мөгаен, жюрига төшкәндер. Бу кадәр эш белән танышып, һәрберсен тыңлап чыгарга күпме вакыт кына кирәк булгандыр аларга?! Жюри составында – республикабызның күренекле композиторлары, шагыйрьләр, журналистлар (алар арасында «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова да бар иде). Конкурс җиңүчеләре арасында-Аксубай муниципаль районының «Түбән Татмайна урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Насыйрова Гөлүсә Госман кызы, шулай ук Азиза Гарипова (Алабуга), 4 нче музыка мәктәбе (Казан), 228 нче балалар бакчасы коллективы (Казан), Зилә Шәехова (Башкортостан) җиңүчеләр булды.

Ниһаять, берничә айга сузылган бәйге тәмам. Мәрҗани мәчетендә аңа нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. 

Җиңүчеләрне котлау тантанасын Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы, жюри рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ачты. Коръәннән аятьләр укыганнан соң, ул:
– Аллаһы Тәгалә безгә карап хәзер сөенәдер дип уйлыйм. Җыелышканнар, бергә утыралар, милли гореф-гадәтләрен кайтаралар, диядер. Катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткезәбез – без көткәннән күпкә күбрәк булдыгыз. Бәйге инде даимигә әйләнеп бара. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Бишек җыры – ул бит дога кебек, – диде. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International