Хөрмәтле район халкы, мөселманнар! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

2023 елның 28 июне, чәршәмбе
Гасырлар дәвамында бу изге бәйрәм мөселманнар тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга чакыра, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга хөрмәт хисе тәрбияли. Безнең район мөселманнары бу традицияләргә тугры калалар һәм ел саен Корбан бәйрәмен киң билгеләп үтәләр. Алар район тормышында актив катнашалар, яшь буынны тәрбияләүгә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертәләр. Изге Корбан бәйрәме һәрберебезгә иман, рух күтәренкелеге өстәсен, яңа игелекле эшләр һәм гамәлләр кылырга рухландырсын! Гаиләләрдә татулык һәм иминлек хөкем сөрсен! Башларыбыз өстендә тыныч күк булсын! Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International