Бизнес-планнарны карау буенча Эксперт советы утырышы.

2023 елның 30 июне, җомга
Үз бизнесыңны ачу өчен, дәүләт ярдәменнән файдаланырга була. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен үзмәшгульлек программасы бар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы граждан финанс ярдәме ала ала. Аның ярдәмендә һәр эшсезнең үз эшен ачу һәм уңышлы эшмәкәр булу мөмкинлеге туа. Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның ике бизнес – планын карау буенча Эксперт советы утырышы узды. Утырышта түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча бизнес-планнар тәкъдим ителде һәм каралды:  Халыкка чәчтарашханә һәм матурлык салоны белән хезмәт күрсәтү,  Металл әйберләр җитештерү. Бизнес-планнар Экспертлар советы әгъзаларының уңай бәясен алды. ЦЗН алар белән финанс ярдәме күрсәтү өчен килешүләр төзегән. Эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәү өчен гражданнар дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International