Мәктәп укучылары өчен атна саен үткәрелә торган һөнәри юнәлеш бирү дәресләре 2023 елның 1 сентябреннән бердәм һөнәри юнәлеш бирү моделе кысаларында барлыкка киләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Чечен Республикасында уза торган мәгариф системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте.
«2023 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделе – һөнәри юнәлеш бирү минимумы кертеләчәк. Һәр мәктәп профминимумны гамәлгә ашыруның бер дәрәҗәсен сайлый: база, төп яки алга киткән. 6-11 нче сыйныфларда атна саен дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында пәнҗешәмбе көннәрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр узачак "Россия-Минем горизонтларым", - диде Сергей Кравцов.
Аның сүзләренчә, төбәкләргә профминимумны гамәлгә ашыруның җиде юнәлеше каралган методик тәкъдимнәр инде җибәрелгән.