Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

2023 елның 11 июле, сишәмбе
Су коену өчен коткару һәм медицина постлары белән җиһазландырылган җиһазландырылган пляжларны сайларга кирәк. Пляжлар исемлеге Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе рәсми сайтында урнаштырылган. "Шулай ук су коенганда без ярдан ерак йөзмәскә киңәш итәбез. Бернинди очракта да исерек хәлдә суга керергә ярамый. Балаларга аерым игътибар бирергә кирәк - балаларны сулыкларга ялгыз җибәрергә ярамый. Ел башыннан республиканың су объектларында 27 кеше һәлак булды, шул исәптән, кызганычка каршы, ике бала, 41 кеше коткарылды. Су коену сезоны башланганнан бирле (1 июньнән) республиканың су объектларында 14 кеше һәлак булды, 7 кеше коткарылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International