«Җылылык Бүләк Итәм» Акциясе

2023 елның 11 июле, сишәмбе
8 июльдә Аксубай муниципаль районында «җылылык бүләк итәм»акциясе узды. Акцияне Россия Федерациясендә Бала хокуклары буенча Президент каршындагы вәкаләтле вәкил һәм Россия Мәгариф министрлыгының «Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге» ФДБУның яшүсмерләрне социализацияләү программаларын үстерү федераль үзәге башлап җибәрә. Үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган, 8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, яшь буынга рухи-әхлакый ориентирлар салучы һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау белән ассоциацияләнгән бәйрәм. Акциянең максаты-яшүсмерләргә буш вакытларын файдалы үткәрүнең альтернатив ысуллары турында мәгълүмат бирү.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International