"Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре" темасына зона семинар-киңәшмәсе.

2023 елның 19 июле, чәршәмбе
Бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре Чистай районы Змеево авылында уздырыла торган «авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына зона семинар-киңәшмәсендә катнаштылар. Семинарда 2023 елда көзге чәчү үзенчәлекләре, туфракны төп эшкәртүгә таләпләр, көзге культураларны тукландыруны оештыру һәм туфракның уңдырышлылыгын үрчетү мәсьәләләре, мелиорациянең гамәлдәге программалары турында фикер алыштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International