Комиссияле чыгулар.

2023 елның 21 июле, җомга
Соңгы вакытта спиртлы эчемлекләрне артык куллану аркасында имин булмаган гаиләләр саны арта. Һәм профилактика субъектларының төп бурычы-имин булмаган гаиләләр белән максатчан профилактика эше алып бару. Имин булмаган гаиләләрне тикшергәндә балаларның нинди шартларда яшәвенә, гаиләдә балалар белән ата-аналар арасында нинди мөнәсәбәтләргә, өйдә азык-төлек бармы-юкмы икәнлегенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук соңгы вакытта гаиләнең электр һәм газ өчен түләү буенча бурычлары юкмы икәнлегенә игътибар бирелә башлады. Ата-аналар белән сәламәт яшәү рәвешен саклау, торак бинаны чисталыкта һәм тәртиптә тоту һәм балаларны тәрбияләү темасына әңгәмәләр үткәрелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International