Кабул итү Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан район Советы бинасында иртәнге 8.00 сәгатьтә оештырылачак. Гражданнарны кабул итү суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, юридик бүлек, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә уза. Барлык сораулар да аерым контрольгә алына.
Исегезгә төшерәбез, мондый тематик кабул итү көннәре традицион булып китте һәм район халкы өчен һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.