«Элита» ДПП АҖ базасында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 45 нче республика операторлар конкурсы узды.

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе
Конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты.     Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның юбилей республика конкурсы Мансур Харисовка багышланган. Ул Татарстан Республикасының терлекчелеген үстерүгә, ягъни хайваннарны ясалма орлыкландыруны гамәлгә кертүгә, селекция-нәсел эшен камилләштерүгә, югары продуктлы көтүләр булдыруга зур өлеш кертте. Мансур Харисов Татарстан Республикасы хуҗалыкларында беренче тапкыр галим-селекционерлар белән берлектә эмбрионнар трансплантациясен гамәлгә ашырды. Күпьеллык нәтиҗәле эше һәм тармакны үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен аңа «хезмәт ветераны»дигән мактаулы исем бирелә.       Сыерларны үрчетү буенча иң яшь оператор номинациясендә беренче урынны Буа районының «Авангард» ҖЧҖдән Марсель Әхмәтҗанов алды. Буа һәм Минзәлә техникумы студентлары арасында беренче урынны Минзәлә сельскохуҗалык техникумыннан Альмира Болонина алды.   УЗИ аппаратын практик кулланган өчен беренче урынны Арча районының «Курса МТСы» ҖЧҖдән Ленар Шакировка бирделәр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру буенча беренчелекне Аксубай районыннан Рәис Хөснуллин алды. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә мөгезле эре терлекләрне ясалма Орлыкландыруның ректо-цервикаль ысулы буенча Азнакай районының «Азнакай» агрофирмасыннан Илнур Төхбәтуллин җиңүче дип танылды. Конкурс призерларына дипломнар, сертификатлар һәм медальләр тапшырылды. Арча муниципаль районының «Курса МТСы» ҖЧҖдән Шакиров Ленар Сәфәргали улы эре мөгезле терлекләрне үрчетү буенча 45 нче республика операторлар конкурсының абсолют чемпионы булды. Чемпионга кубок, диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International