ТР мәктәп урманчылыкларының «халык традицияләрендәге Урман»VI слеты.

2023 елның 1 августы, сишәмбе
Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник колледжы» ДБПОУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «халык традицияләрендәге Урман»VI слеты узды. Анда Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һ. б. катнашты. "Аксубай урманчылыгы" ДКУдан слетта ТР Аксубай муниципаль районының 2 нче номерлы Аксубай урта мәктәбенең "Урман патруле" мәктәп урманчылыгыннан укучылар катнашты. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Панюкова Надежда Николавнага һәм 10 сыйныф укучыларына: Билалова Сөмбел, Яицкая Тамилә, Лаврентьева Дарьяга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. "Слетның өч көне дә бай һәм нәтиҗәле үтте. «Урман цифрлы викторинасы» интеллектуаль уены, «яшь урманчылар» конкурсы, төрле белем бирү программалары һәм мастер-класслар, күргәзмәләр оештырыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International