1 августта көзге эпизоотиягә каршы чараларга старт бирелде.

2023 елның 2 августы, чәршәмбе
1 августта көзге эпизоотиягә каршы чараларга старт бирелде. Бу уңайдан ветеринария белгечләре белән киңәшмә үткәрелде. 1 декабрьгә кадәр авыл хуҗалыгы хайваннарының куркыныч йогышлы авыруларын профилактикалау буенча зур күләмдә эшләр башкарырга кирәк. Шулай ук барлык милек формасындагы хуҗалыкларда вак мөгезле терлек, дуңгыз , атларны идентификацияләү буенча эш планлаштырыла. Эре мөгезле терлекләрне биркалау эшен дәвам итәргә кирәк. Барлык идентификацияләнгән һәм биркаланган хайваннар мәгълүматлары Рег-Агро хайваннарны исәпкә алу милли программасына кертеләчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International