«Кояшлы куян»республика балалар иҗат эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды!

2023 елның 11 августы, җомга
1 августтан «Кояшлы куян» энергияне сак тоту темасына балалар иҗат эшләре республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Катнашырга Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Конкурс «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь», «Иң яхшы поделка» номинацияләрендә уздырыла. Быел “Кояшлы куян”ның төп үзенчәлеге - һәр номинациядә 4 яшьтән 6 яшькә кадәрге иң яшь катнашучылар өчен яңа яшь категориясе барлыкка килү.  Анда ата-аналары белән берлектә балалар башкарган иҗади эшләр бәяләнәчәк. Ел саен конкурс энергетика ресурсларын куллануның актуаль темасына игътибар җәлеп итү, шулай ук үсеп килүче буын арасында үз-үзеңне тотуның энергияне сак тоту моделен популярлаштыру өчен үткәрелә. Эшләр 2023 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Финалистларны һәм җиңүчеләрне жюри билгеләячәк, ә иң яхшы эшләр авторлары Казанга ноябрь аенда узачак тантаналы бүләкләүгә чакырылачак һәм Халыкара энергия саклау көненә багышланган булачак. Конкурста катнашу өчен иҗат эшеннән, катнашучының анкеталары һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Эшләр «Татэнергосбыт» АҖенең теләсә кайсы филиалында яисә клиентларга хезмәт күрсәтү офисында кабул ителә, шулай ук түбәндәге адрес буенча юлланырга мөмкин: 420059, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 110 «В» йорт, «Кояшлы куян» тамгасы белән Хөрмәтле катнашучылар! Катнашуга гариза җибәргәнче, компаниянең рәсми сайтында Конкурс турындагы Нигезләмә белән игътибар белән танышуны сорыйбыз. Конкурсны оештыру һәм катнашу кагыйдәләре турында тулырак «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында «Пресс-үзәк/конкурслар/Кояшлы куянчык» бүлегендә яки телефон аша белергә мөмкин 8(843)567-71-14, 8(843)567-71-99. Катнашучыларга уңышлар һәм иҗади илһам телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International