Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән котлыйм!

2023 елның 13 августы, якшәмбе
Сезнең һөнәрегез иң кирәкле һәм иң затлы һөнәрләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да :төзүчеләр куллары белән барлыкка китерелгәннәр бер буын кешеләренә генә хезмәт итмәячәк.   Сезнең ярдәм белән Аксубай районында юллар, торак йортлар, социаль өлкә объектлары төзелә. Һәм бу вакытның бер урында тормавының, перспективалы проектларның тормышка ашырылуының һәм район инфраструктурасының үсеш алуының иң яхшы күрсәткече.   Барыбызга да кирәк булган авыр хезмәт һәм һөнәри осталык өчен рәхмәт сезгә! Районыбызның үсешенә һәм формалашуына бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарга аерым котлаулар һәм рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар һәм казанышлар, яңа проектларны гамәлгә ашыру, тотрыклылык һәм чәчәк ату!   Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International