Аксубай районы территориясендә урман культураларын агротехник тәрбияләү дәвам итә. Чаралар «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Агротехник тәрбия - урман культураларының тернәкләнүен арттыруга һәм аларның үсеш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы: туфракны йомшарту, чүп үләннәрен юкка чыгару яки басу. Үләнне механик юл белән басалар (үләнне аудару һәм тигезләү).
"Аксубай урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләренең мәгълүматларына караганда, 2023 елның 14 августына урман культураларын агротехник яктан карау буенча эшләр 117 гектар (планнан 48,7%) мәйданда башкарылган.