Татарстан Рәисе мәгариф идарәләренә автомобиль ачкычларын тапшырды!

2023 елның 16 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф идарәләре җитәкчеләренә хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. LADA Vesta седан автомобиле Аксубай районын да алды. Республика бүләген мәгариф идарәсе башлыгы Рәмзия Зәйдуллина рәхмәт белән кабул итте.⁣ Тантаналы чара «Татарстан Республикасы Мәгариф: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре»темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышы кысаларында узды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International