Туган тел һәм әдәбият укытучыларының секция киңәшмәсе.

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе
14 август көнне 3 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «2023-2024 уку елында туган тел һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне оештыруның актуаль мәсьәләләре» темасына Туган тел һәм әдәбият укытучыларының район август секция киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Туган тел укытучылары, район методик берләшмәсе җитәкчесе, МКУ «Мәгариф бүлеге» методисты катнашты. Секция эшендә Аксубай муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә туган телне һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәнең икенче өлешендә укытучыларның яңартылган ФДОС буенча чыгышлары, 2023-2024 уку елында яңа уку планнарын гамәлгә ашыру; сәләтле балалар белән эшне оештыру: яңа юнәлешләр, алдагы еллар тәҗрибәсен актуальләштерү; 2023 елда татар теле буенча ОГЭ анализы, татар теле һәм әдәбиятын укытуның торышы оештырылды. Эшлекле киңәшмә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының РМО эшенең еллык планын тикшерү һәм яңа уку елы башына җылы эчкерсез теләкләр белән тәмамланды!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International