Урам яктыртуны торгызу.

2023 елның 18 августы, җомга

"Урамнарны яктыртуны торгызу" республика программасы кысаларында Аксубай муниципаль районы торак пунктларында светодиодлы яктырткычлар, СИП чыбыкларын монтажлау эшләре төгәлләнде.

Программаның максаты-энергияне сак тотучы һәм Энергия нәтиҗәле җиһазлар кертү хисабына электр энергиясен куллануны киметү, халыкның уңайлы яшәү шартларын тәэмин итү. Мондый яктырткычларны куллану электр куллануны 4 тапкыр экономияләргә мөмкинлек бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International