Бүген Аксубай бистәсендә якташыбыз Таиров Михаил Алексеевич белән хушлаштылар.

2023 елның 18 августы, җомга
17 августта Аксубайда Украинада махсус операция барышында һәлак булган Михаил Алексеевич Таировны соңгы юлга озаталар. Матәм митингы Дан аллеясында узды һәм бик күп кешене җыйды. Алар туганнары, якыннары гына түгел, дуслары, сыйныфташлары, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары, җәмәгатьчеләр, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар да. Таиров Михаил Алексеевич 1993 елның 27 августында Татарстан Республикасы Аксубай районы Илешкино авылында туган. 2022 елның 28 октябрендә 41869 хәрби частена мобилизацияләнә, өлкән укчы вазифасында хезмәт итә. Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында Таиров Михаил Алексеевич 2023 елның 9 августында хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак була. 🕯 Россия Федерациясе гражданы Таиров Михаил Алексеевич үзенең тормыш юлын тәмамлады. Аның турында игелекле, якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International