Ветеринария лабораториясендә эш кайнап тора.

2023 елның 18 августы, җомга
Ветеринария лабораториясендә эш кайнап тора. Монда көн саен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга караган эре мөгезле терлекләрдән кан килә. Ветеринария табибы-серолог Елена Чурбанова һәм лаборант Ирина Крайнова бруцеллез һәм лейкозга канны тикшерү буенча эш алып баралар. Лабораториядә эшләү бик җаваплы һәм белгечләрдән югары һөнәри әзерлек, игътибар һәм сабырлык таләп итә. Безнең хезмәткәрләр үзләренә йөкләнгән бурычларны бик яхшы башкаралар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International