Хөрмәтле аксубайлылар! Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм!

2023 елның 22 августы, сишәмбе
Россия флагы герб һәм гимн белән беррәттән безнең дәүләтчелекнең ныгытмасы, аның төп символы булып тора. Барлык чорларда да Россия дәүләте флагы Ватаныбызның куәтен һәм бөеклеген гәүдәләндерә. Дәүләт символикасының бүген дә кечедән алып зурга кадәр һәркем тарафыннан хөрмәт ителүе, үз иле өчен горурлык хисе уятуы бик мөһим! Дәүләт флагы астында безнең ил динамик үсеш юлында ышаныч белән алга бара. Бу бездән уртак тырышлык, халык бердәмлеген ныгыту, үз бурычыбызны һәм Ватан алдындагы җаваплылыгыбызны аңлауны таләп итә. Бу истәлекле көнне Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм игелек, тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Иминлек һәм татулык һәрвакыт Сезнең йортларда яшәсен. Барлык планнар һәм омтылышлар тормышка ашсын.   Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International