Аксубай районында Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

2023 елның 22 августы, сишәмбе
Бәйрәм Россия Федерациясе флагын рәсми күтәрү, триколор тасмаларын һәм флагларын тарату, Аксубай бистәсе активистларының флешмобы, триколор флаглары белән велоузыш, шахмат турниры, паспортлар тапшыру, мастер-класслар үткәрү, иҗат коллективларының күргәзмәләрен һәм концертын оештыру белән башланды. Чара ахырында аксубайлылар тантаналы рәвештә РФ Дәүләт флагының 40 метрлы тукымасын ачтылар. Бу акция белән катнашучылар барлык ватандашларны Россия Дәүләт флагы көне белән котладылар!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International