Ветеринария хезмәте шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайваннарны идентификацияләү һәм биркалау эшен дәвам итә.

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе
Ветеринария хезмәте шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайваннарны идентификацияләү һәм биркалау эшен дәвам итә.  Яз көне эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү буенча эш алып барыла, көзен сарыкларны, кәҗәләрне, дуңгызларны һәм атларны билгеләү планлаштырыла. Хайван турында барлык мәгълүматлар Рег - Агро хайваннарны исәпкә алу милли системасына кертелә. Шулай ук бу системага үткәрелгән ветеринария эшкәртүләре турында мәгълүматлар кертелә вакцинация, туберкулез, бруцеллез, лейкоз буенча тикшеренүләр. Баш ветеринария идарәсе белгече Эмиль Шаһидуллин ветеринария берләшмәсе белгечләрен әлеге мәгълүматны мәгълүмат системасына кертү кагыйдәләренә өйрәтте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International