Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2023 елның 23 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

2023 елның 25 августы, җомга
Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм коммерцияле булмаган сектор, гражданлык берләшмәсе үсешенә зур өлеш керткән гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар гариза бирә ала. Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2023 елның 27 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт.

Тәкъдим итү шартлары белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International