2023 елның 28 августында Емелькино авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү проекты кысаларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

2023 елның 28 августы, дүшәмбе
2023 елның 28 августында Емелькино авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү проекты кысаларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ачылышта Аксубай муниципаль районы башлыгы Гилманов Камил Камал улы, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ягудин Шамил Габделхәй улы, шулай ук Аксубай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ислямов Марсель Ирек улы Һәм Емелькино авыл җирлеге җитәкчесе Михайлова Нина Ивановна катнашты . Емелькина ФАПы Емелькино һәм Черемушки авылларында яшәүчеләрнә хезмәт күрсәтә. ФАП төзелеше «Сәламәтлек саклау»милли проекты буенча финанслана. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты барлык заманча таләпләр буенча төзелгән һәм барлык кирәкле җиһазлар белән комплектланган. Хәзер ике торак пунктта яшәүчеләр уңайлы һәм санитар нормаларга туры килгән шартларда сыйфатлы медицина ярдәме алачак. Бу беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга һәм медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International