«Аксубай 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә»ата-аналар җыелышы уздырдылар.

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе
Гражданнарның коррупциягә каршы тәртибен формалаштыруга, шулай ук террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән мәгърифәтчелек, белем бирү һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, 1 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы уздырылды. Анда чакырылган кунаклар - коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе - Крайнова Эльмира Завдатовна, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары - Егорова Юлия Андреевна, "Форпост" үзәге директоры - Ибляминова Дина Рамилевна, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек юнәлешләре буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече - Мартынова Татьяна Александровна, балигъ булмаганнар арасында иминсезлек һәм хокук бозуларны  профилактикалау буенча инспектор  Абдуллин Фоат Мансур улы. Ата-аналарга бик күп файдалы мәгълүмат бирелде, шулай ук кызыклы мәсьәләләр хәл ителде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International