“Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе.

2023 елның 15 сентябре, җомга
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгын үтәүдә., мәктәп китапханәләре фондын уку, фәнни-популяр, нәфис, белешмә әдәбият белән тулыландыру, шулай ук китапка сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, балаларны укуга җәлеп итү, гуманизм һәм хәйриячелек хисләрен тәрбияләү максатларында 2023 елның 4 сентябреннән 31 октябренә кадәр ел саен «Китапка икенче тормыш бүләк ит»хәйрия акциясе үткәрелә. Анда мәктәп укучылары, ата-аналар һәм барлык теләүчеләр, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. Акциягә нәтиҗәләр мәктәп дәрәҗәсендә ясала: һәр сыйныфтан, башка бүләк итүчеләрдән, мәктәп буенча килгән китаплар саны буенча. Акция нәтиҗәләре мәктәп линейкаларында игълан ителә. Муниципаль этапка йомгак ясау 2023 елның 23 октябрендә узачак. Аннары мәгълүмат министрлыкка республика дәрәҗәсендәге призерларны һәм җиңүчеләрне ачыклау өчен җибәрелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International