Җәй, кызганычка каршы, тәмамланды!

2023 елның 15 сентябре, җомга
Җәй, кызганычка каршы, тәмамланды! Ләкин аның яхшы яклары күп булды! Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә җәйге каникуллар вакытында 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 93 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Аксубай балалары паркларны, мәктәпләрне, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерүдә ярдәм иттеләр, авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаштылар. Мөгаен, иң кызыклы тәҗрибә белән Аксубай урман хуҗалыгында яшь агач үсентеләре үстергән балалар уртаклаша алырлар. Эшләрне оештыруда катнашкан район эш бирүчеләренә, шулай ук Аксубай муниципаль районы җитәкчелегенә район мәктәпләрендә программада катнашучыларның хезмәт хакын түләүгә финанс чыгымнары бүлеп биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International