«Россия – Минем горизонтларым» курсының һөнәри юнәлеш бирүче дәресләре.

2023 елның 15 сентябре, җомга

7 сентябрьдән пәнҗешәмбегә кадәр ил мәктәпләрендә 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия Минем горизонтларым»курсы дәресләре үткәрелә. Дәресләр тыңлаучының яшенә яраклаштырылган. Бу атнада районның мәгариф оешмаларында тәрбия буенча директор киңәшчеләре катнашында «киләчәгеңне ач» темасына чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үтте. Һөнәр сайлау-яшүсмер тормышында мөһим компонент. Бу хакта укучыларга нәкъ менә хәзер уйланырга кирәк, ул чакта уйланырга, үз сәләтләрен анализларга, кызыксындырган һөнәр белән бәйле мәктәп фәннәренә тирәнрәк кереп китәргә мөмкинлек булачак. Ә балаларга моны аңларга һөнәри юнәлеш бирү дәресләре ярдәм итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International