Аксубай питомнигына  Аксубай бистәсе     В.Г.Тимирясов  исемендәге    1 нче мәктәпнең «Лесовичек» мәктәп урманчылыгыннан кунаклар килде.

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе
Җиденче сыйныф укучыларын биология укытучылары Альбина Захарова һәм Илона Альметкин озата барды. Яшь урманчылар урманчылык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Урман хезмәткәрләре көне белән котладылар, үз куллары белән ясаган табигать турында рәсем тапшырдылар. Аксубай урманчылыгының җитәкчесе - баш урманчысы Андрей Ильмухин балаларга урманчылыкның нинди бурычларны үтәве турында сөйләде. Аксубай участок урманчылыгы урманчысы Сергей Мартынов питомник буйлап экскурсия үткәрде, балалар яңа гына барлыкка килгән каен, имән, башка агач үсентеләрен күрделәр, алардан урман гигантларының үсүенә гаҗәпләнделәр. Алар шулай ук участоктагы кырмыскалар оясын күзәткәннәр, урман тормышы турында күп яңалыклар белгәннәр. Иң мөһиме, кунаклар  урманчы һөнәренең нинди кызыклы һәм мөһим икәнен аңладылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International