Аксубай муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү.

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе
«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 07 октябрендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: пгт. Аксубай, Ленин урамы, 10 йорт. Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International