Кәкре Күл авылында Советлар Союзы Герое Григорий Григорьевич Романов исемендәге мәктәп фасадында мемориаль такта ачыла.

2023 елның 23 сентябре, шимбә
Бүген Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге ярдәме белән Кәкре Күл авылында Советлар Союзы Герое Григорий Григорьевич Романов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе фасадында мемориаль такта ачыла. Истәлек билгесе Григорий Романовның 116 еллыгына багышланган һәм 1941 елда Кызыл Армиягә хезмәт итәргә кергән көнне тантаналы рәвештә ачылган. Советлар Союзы Герое Григорий Григорьевич Романов истәлеген мәңгеләштерүдә Россия Герое, «Алеша» танкы командиры Рәсим Баксиков катнашты. Казан танк училищесын тәмамлаган 35 яшьлек Рәсим Баксиков экипажы Запорожье өлкәсендәге сугышларның берсендә дошманның ике танкын һәм пехота белән алты бронеавтомашинасын юк итә. Бүгенге көнне ике офицерның, ике Ватанны саклаучының – Советлар Союзы Герое Григорий Романов һәм Россия Герое Рәсим Баксиковның символик очрашу көне дип атарга мөмкин, бу вакыйганың әһәмиятен бәяләп бетергесез.. Ул яшь буынның якташ герой истәлегенә, туган илгә мәхәббәткә, туган якның тарихына һәм хәзерге заманга лаеклы булуына уңай карашын йөртә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International