Феодосия Тотемский храмының протоирее Александр атакай "Хыял" социаль приютында булды.

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе
Феодосия Тотемский храмы протиерейсы Александр "Хыял" социаль приютында булды, анда тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә корды. Батюшка һәр кылган гамәлнең әһәмияте турында сөйләде. Гади һәм ачык мисалларда балаларга "Нәрсә ул яхшылык һәм яманлык", "Иман", "Байлык" дигән мәңгелек сорауларны православие аңлавын аңлатты. Балаларга гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр, якыннарга булган мәхәббәтне барыннан да элек гаиләдә тәрбияләргә, беренче чиратта әти-әниләрне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар: «Поп булу җиңелме?», «Сезгә ошыймы, сезнең миссия?» - дип сорадылар. Тәрбияләнүчеләр   тормыш - Алла тарафыннан игелекле эшләр эшләргә бирелгән: кеше барлык ситуацияләрдә дә кеше булып калырга тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International