"Экстремизмга- ЮК!" айлыгы кысаларында бирелгән иҗат эшләренә йомгак ясалды.

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе
МБУ ДО ЦВРда «Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында үткәрелә торган рәсемнәр һәм плакатлар район конкурсларына нәтиҗә ясадылар.. Конкурсның төп максатлары булып яшүсмерләрдә толерантлык, тынычлык ярату, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау, алар белән уңай аралаша белү тәрбияләү тора. Конкурста район мәгариф учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Эшләрне "ЦВР" МБУ методисты Яремийчук Татьяна, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Эльмира Крайнова, «мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы урынбасары Гүзәл Хикмәтуллина бәяләде. Урыннар билгеләнде, җиңүчеләрне грамоталар һәм призлар белән бүләкләячәкләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International