Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез! Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде... Аксубай районы ныгый һәм үсә бара, һәм бу сезнең зур казанышыгыз: белемегез, сабырлыгыгыз һәм хезмәтегез белән Сез безнең Аксубай җиренең генә түгел, ә гомумән, төбәкнең, илнең киләчәген тәрбиялисез. Сез, укытучылар һәм педагоглар,  кешеләрнең бәхетле тормышына нигез саласыз. Яхшылыкка, шәфкатьлелеккә һәм ватанпәрвәрлеккә, үз көчегезгә ышанырга, мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм карарлар кабул итәргә, бу тормышны барлык төсләрендә һәм чагылышларында яратырга өйрәтәсез. Сез үткәргән һәр дәрес балалар өчен тормыш ачышлары Китабында яңа сәхифәләр булсын! Кадерле укытучыларыбыз, сезгә нык сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм уңышлар телим! Камил Гыйльманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.    
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International