«Мәгариф бүлеге» МКУның Укытучылар көне белән котлавы.

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле коллегалар, Аксубай районының “Мәгариф бүлеге” МКУ коллективы сезне Укытучы көне  белән котлый! Бу һәрберебез өчен иң дулкынландыргыч бәйрәм. Укытучы - меңьеллык тарихы булган һөнәр, җәмгыятьтә иң ихтирамлы һәм иң кадерле һөнәрләрнең берсе. Бу бала чагыннан ук янәшәдә булган, яңаны белергә, сәләтен ачарга, үз юлын табарга ярдәм иткән кеше. Бу көнне сезгә мәгариф эшенә бирелгәнегез, зирәклегегез һәм түземлегегез, киләчәк буын хакына намуссыз хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Сезне беркайчан да иртәгесе көнгә ышаныч ташламасын, ә янәшәдә һәрвакыт ышанычлы дуслар, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәте һәм ярдәме булачак. Мәктәптә үткәргән һәр көн сезгә балалар белән аралашудан шатлык, яңа белем һәм уңай хис-кичерешләр китерсен! Сезнең укучыларыгыз һәрвакыт белеме белән сөендерсеннәр, ә мәктәпне тәмамлаучылар ешрак туган мәктәбенә һәм яраткан укытучыларына килсеннәр, бу сезнең бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен иң яхшы бүләк! Сезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, эшегездә илһам, иҗади эзләнүләр, яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.Укытучы һөнәре күңелнең зирәклеген һәм яшьлеген, креативлыгын һәм гаять зур энергиясен, яхшылыгын һәм кырыслыгын берләштерә. Укытучы - ул һөнәр генә түгел, укытучы - ул күңел чакыруы . Бу көнне сезгә мәгариф эшенә бирелгәнегез, зирәклегегез һәм түземлегегез, киләчәк буын хакына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Сезне беркайчан да иртәгесе көнгә өмет ташламасын, ә янәшәдә һәрвакыт ышанычлы дуслар, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәте һәм ярдәме булсын. Мәктәптә үткәргән һәр көн сезгә балалар белән аралашудан шатлык, яңа белем һәм уңай хис-кичерешләр китерсен! Сезнең укучыларыгыз һәрвакыт белеме белән сөендерсеннәр, ә мәктәпне тәмамлаучылар ешрак туган мәктәбенә һәм яраткан укытучыларына килсеннәр, бу сезнең бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен иң яхшы бүләк! Сезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, эшегездә илһам, иҗади эзләнүләр, яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International